В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Качалов театры «Качалов online» проектын башлап җибәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры «Качалов online» проектын башлап җибәрде. Тамашачылар өйдән чыкмыйча гына премьералар өстендә ничек эш алып барылуы һәм Василий Качаловның 145 еллыгына күргәзмәне әзерләү турында белә, шулай ук театр музеенда була һәм Татарстанның халык артисты Илья Славутский белән онлайн-трансляцияне карый алачак.
Театр буенча виртуаль сәяхәтне сайтта үтәргә мөмкин. Тамашачылар театр фойесын күрәчәк, атриумда, төп һәм кече сәхнәләрдә, сәхнә артында һәм театр музеенда булачак. Музей белән онлайн-экскурсияне инде бөтен дөньядан 37 мең кеше караган.
«Пока вы дома» рубрикасында театр артистлары киңәшләр бирә, өйдә вакытны ничек файдалы үткәрергә кирәклеге, үзләренең яраткан өстәл һәм компьютер уеннары һәм ризыклары турында сөйлиләр. Үз идеяләре белән 40-тан артык артист, музыкант һәм театр хезмәткәрләре уртаклашты.
Шулай ук проект кысаларында 10-нчы апрельдә 21.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Илья Славутский белән туры эфир узачак. Артистка сорауларны һәр кеше дә бирә алачак, дип хәбәр итә Качалов исемендәге театрның матбугат хезмәте.