Сәхнә арты белән Татарстанның халык артисты Луиза Шакирҗанова таныштырачак.
Фото: Денис Гордийко
Шулай ук казанлылар борынгы милли театр тарихындагы төп вакыйгалар һәм аның киләчәккә планнары турында беләчәк, труппаның яңа урынга күчүе турында сораулар бирә алачак.
Экскурсиянең озынлыгы 1 сәгать тәшкил итә. Экскурсияләр 20-нче гыйнвар, 3-нче һәм 17-нче февральдә узачак. Башлана – 14:00 сәгатьтә. Экскурсиягә түбәндәге сылтама буенча теркәлеп кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, хәзер Г.Камал исемендәге театр Татарстан урамындагы 1 нче йортта урнашкан, ул 30 елдан артык элек шунда күченгән. Театр тарихында күченүләр күп була, һәр локация аның үсешенең яңа этабы белән бәйле. Хәзер Камал театрының яңа бинасының архитектур концепциясен эшләүгә халыкара конкурс уза.