Казан аэропортында журналистларга таможня хезмәткәрләренең җанатарлар, спортчылар һәм шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәчәкләре билгеле булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Екатерина Виславская). Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында “Казан” халыкара аэропортында эшкә Татарстан таможнясы таможня органнарының башка хезмәткәрләрен дә җәлеп итәчәк, дип хәбәр итте Казан аэропортының таможня посты җитәкчесе, таможня хезмәте подполковнигы Мирзанур Гәрәев пресс-тур барышында. Журналистлар шәһәрнең һава гаванендә булдылар һәм таможня хезмәткәрләренең җанатарлар, спортчылар һәм шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәчәкләрен белделәр.
1 миллионнан артык пассажир 2018 елда таможня посты аша үтәчәк
Хәзерге вакытта аэропортта таможня постында 72 хезмәткәр эшли. Штатта 4 эт исәпләнә. Узган елда ике юнәлештә дә таможня посты аша 920 меңгә якын пассажир үткән. Быел FIFA чемпионатын һәм яңа даими рейслар ачылуын исәпкә алып, таможня хезмәткәре миллионнан артык кеше көтә. “Быелга бирелгән фаразлар һәм өч ай күрсәткечләренә карасак, 15 процентка үсеш күрәбез”, - дип сөйләде Мирзанур Гәрәев.
Хокук бозуларга килгәндә, быел Казанда психотроп матдәләр – декларацияләнмәгән дарулар, алкоголь һәм табак эшләнмәләре – сирәк уздыра башлаганнар. Шулай да пассажирлар букчаларында корал табыла: телескопик чукмарлар, кастетлар, сюрикэннар. Аларның барысы да РФ законнары тарафыннан салкын корал төренә кертелә. Әлеге предметлар тартып алына, экспертизага җибәрелә, аның нәтиҗәсе буенча пассажирны административ һәм, хәтта, җинаять җаваплылыгына тарту соравы карала.
2018 елгы дөнья чемпионатына кертелгән яңалыклар: белешмәлекләр, сөйләүлекләр һәм tax free
Татарстан таможнясына моның кебек эре чарада эшләргә туры килгәне бар. “Быелгы чемпионатның үзенчәлеге бар. Идел буе таможня идарәсе регионында ярышлар берничә шәһәрдә үтә. Узган ярышларда Казанга башка төбәкләрдән таможня хезмәткәрләре командировкага килгән булса, быел алар үз территорияләрендә эшләячәк”, - диде Мирзанур Гәрәев. Шуңа да аэропорт үз көчләренә генә таяна ала. “Казан аэропортының таможня посты пассажирлар агымын үз көче белән җиңеп чыгарга тырышыр”, - диде пост җитәкчесе.
Пассажирлар агымы өстәмә рейслар ярдәмендә артачак. Франция, Иран һәм Германиядән туры чартер рейсларда җанатарлар килүе турында билгеле. Моннан кала, Казанга спортчылар да киләчәк – ике команда биредә урнашачак. Кунакларны каршы алырга әзерлек эшләре башланды. Таможня хезмәткәрләренә рус, инглиз, француз һәм алман телләрендә сөйләүлекләр әзерләнгән.
Тагын бер яңалык – tax free. Әлеге система чемпионатны кабул иткән барлык шәһәрләрдә дә кертеләчәк. “Чит ил гражданының сувенир һәм башка продукция алган суммасы 10 мең сумнан артса, аларны Россиядән читкә алып чыгу факты расланса, соңыннан яисә рейс алдыннан аңа салым суммасы кире кайтарыла”, - дип аңлатты Мирзанур Гәрәев.
Таможня декларациясен ике ысул белән тутырып була
Таможня посты аэропортта дүрт сменада эшли. Очкычтан терминалга эләккәч, пассажирлар багажларын алалар һәм паспорт контроле аша үтәләр. Белгечләр һәр гражданның Россиягә керергә хокук барлыгын тикшерә. “Теге яки бу затның Россия территориясендә булу хокукын чик хезмәте тикшерә, таможня посты товарлар һәм әйберләрне йөртү яисә күчерү законлылыгын тикшерә”, - ди искәртте таможня посты җитәкчесе.
Хокук бозучылар исемлеген тулыландырмас өчен таможня декларациясен тутырырга кирәк. Бланклар таможня контроле зонасында тора. Ләкин әлеге процессны җиңеләйтеп була – Федераль таможня хезмәте сайтында декларацияне электрон рәвештә тутырырга мөмкин.
Этләр наркотиклар, валюта һәм шартлаткыч эзләп таба ала
Овчаркалар, лабрадорлар, спаниельләр һәм як-терьерлар таможня посты штатында исәптә тора – хәзер аэропортта 4 шундый белгеч эшли. Дәүләтнең баш таможня инспекторы Владислав Окашин аңлатканча, таможняга эшкә теләсә кайсы токымлы эт эләгә ала, аларның һәркайсы өйрәнергә сәләтле.
Таможня посты техник яктан җиһазландырылган
Кинолог “хезмәттәше” белән пассажирларны каршы ала. Тоелган матдәләр исен сизеп, дүрт аяклы хезмәткәр кеше яисә букча янына бара. Ләкин исен сизеп булмый торган әйберләр бар. Ул очракларга таможняда стационар һәм мобиль техник яктан җиһазландырылган.
Аэропортта тән эчендә яшерелгән әйберләрне эзләү өчен сканер – рентгенографик контур, радицияле материалларны эзләү өчен үлчәгеч-сигнал тапшыргыч , шартлагыч һәм наркотик матдәләр эзләү өчен ионлы-дрейфлы детектор бар. Хезмәткәрләр кешеләрне генә түгел, самолетларны да тикшерәләр: элек тикшерү көзгеләреннән файдаланган булсалар, хәзер портатив телевизион тикшерү системасын кулланалар.
Әлеге процедураларны уңышлы гына үтеп, пассажирлар Казанга – Россиянең өченче башкаласына аяк баса ала.
Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр үтәчәк. Казанда 6 матч, шул исәптән – бер чирек финал уены.