Оештыру комитеты утырышында чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары, логистика һәм ярышлар өчен мәйданчыкларның тулылануы турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Алинә Бережная). 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзерлек графиктан алдан бара. Бу хакта бүген журналистларга Казан Ратушасында WorldSkills оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова хәбәр итте.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, WorldSkills Russia генераль директоры Роберт Уразов, шулай ук техник экспертлар, делегация башлыклары, ярышлар мәйданчыклары төзелеше өчен җавап бирәчәк белгечләр һ.б. катнашты.
Т.Голикова хәбәр иткәнчә, чемпионатта 250 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә, шуңа бәйле рәвештә Россия төбәкләреннән килгән кунаклар өчен дә, чит илләрдән дә уңайлы логистика оештырырга кирәк. "Бик күп һава ташучылар җанатарлар һәм балалар өчен ташламалы тариф тәкъдим итү теләген белдерделәр. Тимер юл транспорты вәкилләре дә шундый ук теләк белдерде", - дип билгеләп үтте Татьяна Голикова.
Шулай ук чемпионат көннәрендә илнең күрше төбәкләреннән килгән балалар өчен ярышларга көндезге сәфәр оештыру тәкъдиме дә яңгырады. "Балаларга алар WorldSkills профессиональ ориентациясен ала алсын өчен ярышларда катнашу мөмкинлеге бирергә кирәк", - дип аңлатты Татьяна Голикова.
Киңәшмәдә шулай ук куркынычсызлык, ярышларны ачу һәм ябу тантаналарына, ярышлар өчен мәйданчыкларның тулылыгына кагылышлы сораулар да күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, утырыш барышында хәл ителмәгән мәсьәләләр калмады. "Башка субъектлардан күп санда яшьләр килеп, ярышларны карый алуларында мин бернинди проблемалар да күрмим", - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның Бауман урамында WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны киредән санаучы стеланы ачу тантанасы узды.