В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Форумның эше катнашучылар өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен дә файдалы, дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек советы рәисе Татьяна Голикова "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" III Бөтенроссия форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Язма мөрәҗәгатьтә ул РФ Хөкүмәте исеменнән форумда катнашучыларны сәламләде һәм аларның эше бөтен җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Татьяна Голикованың мөрәҗәгатен бүген РФ Иҗтимагый палатасының Коммерцияле булмаган секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова укыды.
"Россия Хөкүмәте социаль сәясәт өлкәсендә карарлар эшләү процессында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм социаль җаваплы бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә җитди игътибар бирә. 2024 елга кадәр Россия Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре РФ Президентының май Указында билгеләнгән Милли максатларга ирешү процессында коммерцияле булмаган сектор белән актив һәм тыгыз хезмәттәшлек итүне күз алдында тота. 3 ел эчендә Казан шәһәре үзен Россиядә хәйриячелек өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны җыя торган иң вәкиллекле мәйданчыкларның берсе буларак танытты. Хәйриячелек һәм иреклелек өлкәсенең алга таба үсеше федераль үзәкнеке генә түгел, араларында Татарстан Республикасы булган төбәкләрнең алдынгы, таралырга тиешле тәҗрибәсе дә булырга тиеш.
Форум эше аның турыдан-туры катнашучылары өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен дә файдалы булыр дип ышанам. Нәтиҗәле эш һәм уңышлар телим!" - диелә мөрәҗәгатьтә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда "Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" III Бөтенроссия форумы старт алды. Анда бөтен илдән коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре катнаша. Ике көн дәвамында алар коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген үстерү юллары турында фикер алышачак һәм тәҗрибә уртаклашачак.