Казанда Башкарма комитет, Ратуша һәм район администрацияләре биналарының яктырткычлары сүндерелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Татарстан халкы «Җир сәгате» халыкара экология акциясенә кушылды һәм 50 мегаватт электр энергиясен янга калдырды.
Исегезгә төшерәбез, акция 28-нче мартта узды, бу көнне 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр торак урыннарны яктыртуны, тормыш иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган электр җайланмаларын сүндерергә, шулай ук электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чаралар күрергә кирәк иде. Казанда Башкарма комитет, Ратуша һәм шәһәрнең район администрацияләре биналарының яктырткычлары сүндерелде.
Югары технологияле заманча приборларны куллану, гадәтләрне үзгәртү белән бергә, электр энергиясенең 40%-ын сакларга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.