В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика башлыгы белем бирү воркшобында Татарстан халкының уңайлы мохит формалаштыруның барлык этапларында катнашуын оештырырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Татарстанда һәм аның башкаласында «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен халыктан гаризалар кабул итү өчен кайнар линия хезмәте һәм сайт булдырылачак. Моннан тыш, «Халык контроле» системасы аша «кире элемтә» өчен канал биреләчәк. «Ак чәчәкләр» скверында узган күчмә брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова ассызыклап үткәнчә, барлык мөрәҗәгатьләрне дә контрольдә тотачаклар һәм кирәк булган вакытта мәгълүматны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән үзе җиткерәчәк. Республика башлыгы белем бирү воркшобында Татарстан халкының уңайлы мохит формалаштыруның барлык этапларында катнашуын оештырырга кушты.
«Ишегаллары - бик катлаулы бурыч, без парковкаларны оештыру, яктырту, инженерлык челтәрләрен төзекләндерү, шулай ук җәмәгать транспорты, экологик каркас төзү, ызанлау мәсьәләләрен хәл итәбез. Тузган инфраструктура белән эшлибез. Биредә универсаль рецептлар һәм дөрес җаваплар юк, шуңа күрә безнең төп ысул - халыкны җәлеп итү. Татарстанлыларның концепцияләрне килештерү эшендә катнашуларын гына түгел, ә эшләрнең сыйфатын да күзәтә алуларын телибез», – дип ассызыклады Татарстан Президенты ярдәмчесе Instagram-профилендә.
Моннан тыш, кичә брифингта Н.Фишман-Бекмамбетова хәбәр иткәнчә, яшәүчеләр һәм подрядчылар WhatsApp мессенджерында ишегалларындагы эш барышы турында фикер алыша алачак. Социаль челтәр аша татарстанлылар, әйтик, асфальт катламын төзекләндерү эшләренең башлануы турында белә һәм машиналарны алдан ук алып куя алачак.
Әлеге эшкә 2,5 млн кеше җәлеп ителәчәк, нәтиҗәдә алар йорт яны территориясен төзекләндерәчәк, дип билгеләп үтте брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов. Шул ук вакытта программа 15-20 елга перспектива белән формалаша.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» проекты кысаларында 2020 елдан башлап өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга якынча 50 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк.