Халыкның социаль якланмаган катлам вәкилләренә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Татарстан халкына цифрлы тапшыруларга күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтәчәкләр. Субсидияләргә халыкның социаль якланмаган категорияләре вәкилләре исәп тота ала.
ТР Министрлар Кабинетының кабул ителгән карары нигезендә, компенсация цифрлы телевизион приставканың яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, әмма җиһазларның һәр төре буенча 1 мең сумнан да артмаган күләмдә биреләчәк.
Компенсация алу хокукына ия булучылар: җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күп балалы гаиләләр һәм балага айлык пособие алучылар, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган инвалид балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр), җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәкләр һәм җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).
Компенсацияне билгеләү өчен 2019 елның 1-нче декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән соңгы 3 айда гаиләнең һәр әгъзасының керемнәрен раслый торган документлар, шулай ук сатып алынган цифрлы телевизион приставкалар һәм (яки) цифрлы телевизион антенналар өчен түләүне раслый торган документ булырга тиеш.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы искәрткәнчә, күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр керемнәре турында мәгълүмат бирү зарурлыгыннан азат ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан телевидениене цифрлаштыруның дүртенче, соңгы этабына керә, аны октябрь аенда тәмамлау планлаштырыла. Тулысынча аналог тапшырулары 14-нче октябрьдә туктатылачак.