Сәфәрнең бәясе 25 мең сумнан да ким булмаска, ә озынлыгы - 5 көн һәм 4 төннән аз булмаска тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Алена Мирошниченко). Быел татарстанлылар ил буйлап сәяхәт өчен 20%-ка кадәр кэшбэк ала алачак. Дәүләт субсидиясе күләме 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Эчке туризмны стимуллаштыруга юнәлдерелгән акция шартлары турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.
Субсидия алу өчен татарстанлылар туристлык пакеты сатып алырга яки кунакханәдә яшәү өчен онлайн түләргә тиеш булачак. Сәфәрнең бәясе 25 мең сумнан да ким булмаска, ә озынлыгы - 5 көн һәм 4 төннән аз булмаска тиеш. Сергей Иванов ассызыклаганча, акция классификацияләнгән кунакханәләр һәм туроператорлар хезмәтләренә генә кагыла. Соңыннан алар sale.russia.travel һәм мирпутешествий.рф сайтларында урнаштырылачак. Турны әлеге интернет-ресурсларда гына түгел, ә кунакханәләр сайтларында да сатып алырга мөмкин булачак. Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстанда урнашу чараларының 90%-ка якыны әле 3 ел элек үк классификация процедурасын узган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кэшбэкны санаторийда яшәгән өчен дә, елга круизы сатып алу, шулай ук поездда кунуны күздә тоткан туристлык сәфәре өчен дә алырга мөмкин.
Кэшбэк күләме турпродукт бәясенә бәйле. Әйтик, әгәр сәяхәт 25-50 мең сумга төшә икән, туристка 5 мең сум кайтарылачак. Әгәр турпакет 50-70 мең сум торса, субсидия суммасы 10 мең сум тәшкил итәчәк. 75 мең сумнан артык бәяле турлар өчен туристлар картага 15 мең сум алачак. Бу кэшбэкның максималь суммасы. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, акциядә турның ничә кешегә исәпләнгәнлеге исәпкә алынмый.
Программаның мөһим шартларының берсе - туристлык продуктын теләсә кайсы банкның «МИР» түләү системасы онлайн картасы белән түләү. Карта хуҗасына сайтта лояльлек программасында катнашучы буларак теркәлергә кирәк. Турны сатып алганнан соң, бу карта ярдәмендә кэшбэк 5 көн дәвамында киләчәк.
Сәфәр 2020 елның 20-нче декабреннән дә соңга калмыйча башланырга тиеш. Әгәр дә продукт сатып алганнан соң турист сәфәрдән баш тартырга карар кылса, аңа акчаны автоматик рәвештә кире кайтарып, түләнгән кэшбэк суммасын тотып калачаклар, дип өстәде С.Иванов.
Акция Татарстанга да кагыла, ә республика буенча аның халкы да сәяхәт итә алачак, дип билгеләп үтте ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе. «Татарстанда турлар булачак, алар Казанда һәм өлешчә муниципаль районнарда яшәүне үз эченә алалар. Моннан тыш, «Бөек Идел юлы» төбәкара проекты кысаларында турлар сайларга мөмкин булачак. Мәсәлән, Казан - Йошкар-Ола - Чебоксар», - дип сөйләде С.Иванов.
Татарстан халкы һәм кунаклары шулай ук «2+1» республика программасыннан файдалана алачак. ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов бу акция нәтиҗәсендә туристларның республикада 33% күләмендә ташлама алу мөмкинлеге бар, дип сөйләде. «Кунакханәдә һәр өченче төн бушлай була. Туристлар безгә уртача 5 төнгә килә, әмма хәзер аларда 6 төнгә калып, бары тик 4 төн өчен генә түләү мөмкинлеге булачак», - дип аңлатты спикер. Ул республика программасы буенча ташлама һәм федераль программа буенча кэшбэк кушылырга мөмкин, дип өстәде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта республика туризм буенча кризиска кадәрге күрсәткечләргә әйләнеп кайтмады әле. С.Иванов билгеләп үткәнчә, июльдә туристлар агымы арткан, әмма шул ук вакытта 2019 ел дәрәҗәсенең якынча 30%-ын тәшкил иткән.
Төбәкләрнең бер өлеше федераль программага соңрак кушылачак. Мәсәлән, Алтай өлкәсенә, Алтай Республикасына, Калининград өлкәсенә, Кырым Республикасына, Севастополь, Краснодар өлкәсенә, Ставрополь өлкәсенә сәяхәт өчен кэшбэкны 1 октябрьдән генә алырга мөмкин булачак.
Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка барган очракта, бу шәһәрләрдән тыш илнең тагын берәр төбәгендә булганда гына кэшбэк алырга мөмкин булачак.
Туризм буенча федераль агентлыкка бу программага бүлеп бирелгән акчаларның максималь күләме 15 млрд сум тәшкил итә. Сергей Иванов республика халкын әлеге акциядән файдаланырга чакырды.