Шалтыратулар 14-25 нче ноябрьдә кабул ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Татарстанлылар Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенең консультация үзәгенә +7(843)221-90-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратулар көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр кабул ителәчәк, тәнәфес – 12:00 дән 13:00 гә кадәр.
Шулай ук республика халкы идарә хезмәткәрләренә +7(917)224-87-94 телефоны буенча кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10:00 дән 16:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр кабул ителәчәк (12:00 дән 12:45 кә кадәр – тәнәфес), дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.