Яшь it-белгечләр ил командасы хисабына 14 медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 2 медальон китерде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Татарстанлылар һөнәри осталык буенча EuroSkills Graz 2021 Европа чемпионатында Россиянең илкүләм җыелма командасы составында 14 медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 2 медальон яулады. Нәтиҗәдә, WorldSkills Russia җыелма командасы гомумкоманда зачетында беренче урын алды.
EuroSkills Graz 2021 Австриядә 22-нче сентябрьдән 26-нчы сентябрьгә кадәр узды. Конкурста катнашучылар 38 төп һәм 10 презентация компетенцияләрендә чыгыш ясады. Бу Европада ике елга бер тапкыр уздырыла торган, кадрлар әзерләү һәм һөнәри белем бирү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән һөнәри осталык буенча иң зур ярышлар. Илебез җыелма командасы составына Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Алтай, Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе, Томск, Оренбург, Ульяновск, Липецк, Төмән өлкәләреннән, Краснодар һәм Красноярск крайларыннан 57 профессионал керде.
It-компетенцияләрдә татарстанлылар иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аерым алганда, «Мобиль робототехника» компетенциясендә Эльдар Сейдаметов һәм Владислав Дюбанов Европа беренчелегенең иң югары бүләген – Mr Jos De Goey Best in Europe Awards алды, ул Чемпионатта катнашучылар арасында максималь – 1401 баллга лаек булды. «CAD инженерлык дизайны» компетенциясендә көмеш медальне Егор Соболев яулады, «Челтәрле һәм системалы идарә итү» компетенциясендә бронза медаль Антон Поликасовныкы булды, һәм «Веб-технологияләр» компетенциясе буенча профессионализм өчен медальоны белән Иван Гончаров бүләкләнде.
Тулаем алганда Россия җыелма командасы төп ярыш компетенцияләре буенча 13 алтын, 6 көмеш, 8 бронза медаль, шулай ук һөнәри осталык өчен 5 медальон яулады. Презентация компетенцияләрендә җыелма команда 4 алтын, 2 көмеш, 2 бронза медаль алды. Мондый сандагы бүләкләр Европа чемпионатында Россия өчен рекордлы нәтиҗә булды, дип билгеләп үтелә WorldSkills Russia сайтында. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү һәм Россия вәкилләренә EuroSkills чемпионаты флагын тапшыру тантанасы булды. Безнең ил беренче тапкыр Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын 2023 елның августында кабул итәчәк.