Татарстанда Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен мәктәп кирәк-яракларын җыю буенча хәйрия акциясе уза. Акциягә теләгән кеше кушыла ала.
Укучылар уку өчен планшет һәм ноутбукларга, кәнсә товарларына, рюкзакларга мохтаҗ. Өч төрле ысул белән ярдәм итәргә була: товарларны мөстәкыйль сатып алып, аларны Петербург урамындагы 28 нче йорт адресына алып килергә; маркетплейслардагы әйберләрне билгеле бер тапшыру пунктларына заказ бирергә; акчаларны исәп-хисап язмасына күчерергә.
Тулырак мәгълүматны
сылтама буенча яисә +7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны аша тәгаенләргә була.
Акция #МойбизнесПомогает Бөтенроссия хәйрия хәрәкәте кысаларында уза, дип ачыклык керттеләр ТР Икътисад министрлыгында.
Моннан алдан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар
ярдәм җыю турында хәбәр ителгән иде
. Битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән мохтаҗларга 60 тонна азык-төлек, кием-салым, урын-җир һәм сөлгеләр, гигиена чаралары бирелде.