В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гараж рөхсәтсез төзелгән, сүтелергә тиешле төзелеш дип танылган очракта, җир кишәрлеген бирүдән баш тартырга мөмкиннәр.
Фото: Автор фотографии
Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Россиядә 5-нче апрельдә гараж амнистиясе турында закон имзаланды. Ул 2026 елның 1-нче сентябренә кадәр дәүләт яки муниципаль милектәге гражданнарга гаражлар урнашкан җир кишәрлекләрен түләүсез бирү буенча документлар исемлеген һәм тәртибен билгели. Закон Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү көненә кадәр төзелгән объектларга кагыла.
Аерым алганда, җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү яки җир кишәрлеген бирү турында карар кабул итүдән баш тарту күздә тотыла, әгәр тиешле гараж суд яки законда каралган тәртиптә рөхсәтсез, сүтелергә тиешле төзелеш дип танылган булса. «Моннан тыш, гаражлардан файдаланучы гражданнар һәм гаражлар милекчеләре гомуми файдалану өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән ирекле һәм түләүсез файдалана алалар», - дип шәрехли Росреестрның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Татарстанда күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, гаражларга билгеләнгән 50 меңгә якын күчемсез милек объектының хокукка ия булучылар турында белешмәләре юк. Барлыгы исә Россиядә якынча 3,5 млн гараж бар – бу рөхсәтсез төзелгән корылмаларны исәпкә алмыйча, алар буенча төгәл статистик мәгълүматлар юк.
Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2021 елның 23-нче мартында кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 31-нче мартта хупланды, дип искә төшерә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.