Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 7-8 градуска артып китәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә, 26 нчы августта, Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көндез һава температурасы +33 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә синоптиклар +16 дан +18 градуска кадәр булачак, түбән урыннарда – +13 тән +15 градуска кадәр, дип фаразлый.
Кызу коры һава торышының сәбәбе – аз хәрәкәтле антициклон. Тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 7-8 градуска артып китә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Республиканың кайбер районнарында атмосфера корылыгы, шулай ук урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы күзәтелә.
Татарстанда киләсе атна башында да эссе һава торышы сакланыр дип көтелә. Шулай итеп, 29 нчы августта көндез һава температурасы +29 дан +34 градуска кадәр булачак. 30 нчы августта көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.