В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 13-24 нче мартта эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче март). 13-24 нче мартта Татарстанда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган кайнар линия эшләячәк. Республика халкын Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе белгечләре консультацияләячәк.
Шалтыратулар көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр (тәнәфес – 12:00 дән 13:00 гә кадәр) кулланучылар өчен консультация үзәгенең +7(843)221-90-16 телефоны буенча кабул ителәчәк. Татарстанлылар шулай ук Россия кулланучылар күзәтчелегенең +7(917)224-87-94 телефоны буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10:00 дән 16:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр, 12:00 дән 12:45 кә кадәр – тәнәфес, шалтырата алачаклар. Белгечләр хезмәт күрсәткәндә һәм товар сатканда кулланучылар хокукларын яклау турындагы сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кайнар линия Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе һәм Республикадагы Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан оештырылган.