Кайнар линия 27 нче апрельдә эшләячәк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Мөрәҗәгать итүчеләргә түбәндәге белгечләр консультация бирәчәк:
Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты әгъзасы, ТРның атказанган юристы, Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Алексеев;
Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Владимир Фомин;
Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент Валентин Шилов;
Татарстан бакчачылары берлеге рәисе Владимир Дейнекин.
Кайнар линия 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр эшли. +7(843)500-00-76 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Консультация Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе һәм Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты тарафыннан оештырыла. Акция Бөтендөнья бакчачылар көненә багышлана.