Кайнар линия иртәгә 10:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк
6 сентябрьдә Татарстанда гараж амнистиясе мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Республика халкының сорауларына Росреестр һәм Роскадастрның төбәк бүлекчәләре белгечләре җавап бирәчәк.
Гараж амнистиясе турындагы закон кысаларында гараж һәм җир кишәрлеген ничек рәсмиләштерергә икәнен 10:00 дән 12:00 гә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны буенча белергә мөмкин. Иң популяр сорауларга җавапларны ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырачаклар.
Акция гражданнарга 2026 елның 1 сентябренә кадәр гаражлар урнашкан дәүләт һәм муниципаль җир кишәрлекләрен милеккә түләүсез рәсмиләштерергә мөмкинлек бирүче Федераль законның гамәлдә булуына өч ел тулуга багышланган.
Закон гамәлгә кергәннән бирле татарстанлылар 16 меңнән артык объектны милеккә рәсмиләштергән, дип хәбәр иттеләр Росреестрның республика буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.