В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны республика халкы электрон һәм кәгазь вариантларда ала алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 17-нче ноябрь). Медицина ягыннан каршылыклары булу сәбәпле, коронавирустан вакцинацияләнмәгән Татарстан халкы якын арада QR-кодлар белән документлар ала алачак.
Моны лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләрдән соң гына эшләргә мөмкин булачак, дип аңлатты баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов. Ул искәртеп узганча, бүгенге көндә вакцинациягә каршылык булып йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның кискенләшүе тора.
Медицина ягыннан каршылык булу турындагы документлар халыкка кәгазь формада гына биреләчәк. Әмма февраль аенда федераль Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы үз көченә керәчәк, ул шул исәптән вакцинациягә каршы медицина күрсәтмәләре булу турындагы белешмә формасын да күздә тота. Шуннан соң документ электрон рәвештә барлыкка киләчәк һәм аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталыннан күчереп алырга мөмкин булачак. Кулларында медицина ягыннан каршылыклары булу турында белешмәләре булган татарстанлыларга аны QR-код алу өчен яңадан рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
План буенча, QR-кодлар белән документларны яшәү урыны буенча поликлиникаларда рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Республика халкына медицина ягыннан каршылыклары булу турындагы документны ничек алырга икәнлеген соңрак хәбәр итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, хәзер республиканың барлык оешмалары һәм мәдәни учреждениеләрендә диярлек QR-код таләп ителә, ә 22-нче ноябрьдән республикадагы балигъ булган кешеләр җәмәгать транспортыннан файдалана алмаячак. QR-кодларны билет саткан вакытта тикшерәчәкләр дип фаразлана. Ул булмаган очракта, пассажир транспорт чарасыннан төшеп калырга тиеш булачак.