Җинаятьчеләр гражданнарның шәхси мәгълүматларын белергә тырыша
Татарстанда Россия Социаль фонды бүлегенең ялган хезмәткәрләреннән мошенник шалтыратулар очраклары теркәлгән.
Җинаятьчеләр пенсионерларга кәрәзле телефоннарга шалтыраталар һәм идарәгә яки МФЦга кабул итүгә язылу сылтавы белән смс-хәбәрләрдән раслау кодын сорыйлар. Алар мошенниклыкның киң таралган схемасын кулланалар: яңа мәгълүмат буенча кешегә пенсиягә стаж җитми дип кисәтәләр, шуннан соң түләүләрне туктатып тору куркыталар.
«Безнең бүлек хезмәткәрләре өйләренә үз хезмәтләрен тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләрне без клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтәбез», – дип билгеләп үтте ТР буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Идарәдә искә төшерәләр: уяу булыгыз, телефон аша шалтыратучыларны беркайчан да паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, пин-, смс-кодларны яки шәхси кабинет паролен атамагыз.
Сораулар буенча консультацияне бердәм контакт-үзәк телефоны буенча алырга мөмкин: +7(800)100-00-01, дип хәбәр иттеләр РФ социаль фондының республика буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 7 млн сумга якын акча тапшырган. Зыян күрүче явызларның инструкциясен үтәгән һәм күчемсез милекне саткан, ә алынган акчаны курьерга биргән.