Әлеге чара дөньяның 75 иленнән 3800-дән артык катнашучыны үзенә җыячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). «Сабан to you» Татарстан анимацион сериалын Франциядә иң эре MIFA халыкара кино базарында тәкъдим итәчәкләр. Ул 11-14-нче июнь көннәрендә Анси шәһәрендә 43-нче тапкыр узачак һәм дөньяның 75 иленнән 3800-дән артык катнашучыны үзенә җыячак.
«Сабан to you» чыгарылышлары өстендә 36 аниматор һәм иллюстратор эшләде. Сериал милли традицияләр турында сөйли һәм Сабантуй бәйрәме рухын җиткерә. Анда спорт ярышлары, уеннар, милли кием-салым, ашлар күрсәтелә, татар һәм рус телләрендә бик күп көй һәм җырлар яңгырый.
«Татармультфильм» берләшмәсенең «Сабан to you» яңа анимацион проектын Татарстан телеканаллары күрсәтә инде, ә федераль каналлар тамашачылары июнь азагында сериалны карый алачак.
«Татармультфильм» MIFA анимацион кино базарында 2011 елдан бирле катнаша, дип хәбәр итә берләшмәнең матбугат хезмәте. Бу вакыт эчендә берләшмә кинодистрибьюторларга, киновидеопрокат оешмаларына һәм продюсерлык үзәкләренә күп эшләр тәкъдим итте: «Шурале», «Кырмысказки», «Стрела наследия» һәм башка мультипликацион фильмнар, аларны бөтен дөньядан тамашачылар яратып та өлгерде.
Мультипликаторларның Россия делегациясенә «Татармультфильм» белән беррәттән илнең иң эре анимацион студияләре керәчәк.