В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Команда республиканың Көньяк-Көнчыгышын үстерү инициативасын тәкъдим итте
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). Татарстан проекты «PRO Социум» белем бирү программасында эшләнгән инициативалар арасында беренче урынны алды. Проектны яклау шимбә көнне Мәскәүнең РФ Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясендә узды. Проектларны Россиянең биш төбәгеннән командалар тәкъдим итте, инициативалар өстендә алар дүрт ай эшләгән.
Татарстанны яклауда өч төркем тәкъдим итте, аларның составында социаль өлкә белгечләре бар иде. Алар арасында Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов та булды.
Республика командасы Татарстанның Көньяк-Көнчыгышын социаль-икътисадый үстерү буенча «ЮВ Трэвел» проектын тәкъдим итте. Үсешнең төп факторы буларак инициатива авторлары туризм һәм кунакчыллык индустриясен карарга тәкъдим итәләр. Бу өлкәләр төбәкнең әлеге өлешендә үсеш алмаган, әмма перспективалы.
Проектның максаты – Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш районнарында яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты күрсәткечләрен арттыру һәм 2030 елга халыкның китүен киметү. Авторлар сәламәтләндерү, экологик һәм индустриаль туризмны үстерергә һәм моны «Хәләл» маркасы астында эшләргә тәкъдим итәләр, бу чит илләрдән туристларны җәлеп итүне тәэмин итәчәк. Якынча исәпләүләр буенча проектны гамәлгә ашырудан кергән табыш 20 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк.
Проектны республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов хуплады.
Проектлар өстендә командалар «Социаль өлкәдә идарә итүнең заманча технологияләре» («PRO СОЦИУМ») федераль белем бирү программасы кысаларында эшләгәннәр.