Теннисчы Вероника Кудерметова ярымфиналга чыкты.
Фото: minsport.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Олимпиаданың бишенче көнендә ирекле стиль белән 4×200 м эстафетада Россия йөзүчеләре көмеш медальләр яулады. Беренче урынны спортчылар Бөекбритания йөзүчеләренә бирде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан спортчысы Александр Красных команданың ахыргы составына финалга эләкмәде. Хәлиткеч ярышта стартка Мартин Малютин, Иван Гирев, Евгений Рылов һәм Михаил Довгалюк чыкты. Бер көн элек Красных квалификация бәйгесендә катнашты, анда Россия дүртенче булды, бу командага финалга чыгарга мөмкинлек бирде.
Хатын-кызлар арасында парлы теннис турнирының ярымфиналына бүген Россия спортчылары чыкты. Чирек финалда Казан теннисчысы Вероника Кудерметова һәм Сочидан Елена Веснина Украина сеңелләре Надя һәм Людмила Киченок дуэтын җиңде.