В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа уку елыннан балалар төрле сыйныфларга күчеп йөрмәскә, ә укытучылар алар янына дәрескә керергә тиеш булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения Швецова). Татарстан мәктәпләре педагогларына санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә, хезмәттәшләр белән эш вакытында контактлардан баш тартырга һәм, уку классларыннан чыкканда, саклау битлекләреннән файдаланырга киңәш ителә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә инфекцияне профилактикалау буенча әлеге һәм башка тәкъдимнәр турында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Педагогик составка, мөмкинлек булса, эш урыннарында дистанцияне мөмкин кадәр күбрәк сакларга кирәк, яңа уку елында укытучылар бүлмәләрен файдаланудан баш тартырга кирәк, дип билгеләп үтте Л.Авдонина. «Һәр сыйныфны бер кабинетка беркетергә тырышырга кирәк. Балалар төрле сыйныфларга күчеп йөрмәскә, ә укытучылар алар янына дәрескә керергә тиеш», – дип аңлатты спикер.
Укытучылар үзләре белән сулыш органнарын саклау чарасын – битлек яки респираторлар алырга тиеш. Л.Авдонина сүзләренә караганда, укыту процессында, әгәр такта янында торган укытучыдан укучылар партасына кадәр дистанция кимендә бер метр тәшкил итсә, битлекне кулланмаска мөмкин. Әмма әгәр укытучылар бер-берсе белән аралашалар икән, коридорга чыгалар, ата-аналар белән сөйләшәләр яки укучылар эшен карау өчен парталар арасыннан йөриләр икән – бу очракта битлекне кияргә кирәк.
«Безгә педагоглар арасында барлык элемтәләрне минимальләштерергә кирәк. Чөнки балалар азрак санда авырый – йоктыручыларның гомуми санында аларның өлеше 4,5%-тан артмый. Шуңа күрә барысы да педагогларга бәйле булачак, – дип өстәде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары. – Без шулай ук бергәләшеп чәй эчүләрне булдырмауны һәм педагогларның эштән тыш аралашуын мөмкин кадәр киметүне сорыйбыз».
Әгәр мәктәптә коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы ачыкланса, кичекмәстән инфекция таралуны булдырмау өчен чаралар күреләчәк, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Авыручыны 14 көнлек изоляциягә озатачаклар, ә ул элемтәгә кергән бөтен кешене медицина күзәтүенә алачаклар. Бөтен сыйныф дистанцион укуга күчәчәк.
«Әгәр дә авыру укытучыда ачыкланса, ул чагында без һәр конкрет очракны аерым караячакбыз, – дип аңлатты Л.Авдонина. – Аның белән элемтәгә кергән затлар даирәсен теләсә кайсы очракта ачыкларга кирәк, ә алга таба – элемтә дәрәҗәсенә карап - без теге яки бу карарны кабул итәчәкбез».