В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Посылканы Казанның компанияләр төркеме җыйган
Фото: Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсонның матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче ноябрь). Казанның «СМУ-88» компанияләр төркеме РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон инициативасы белән махсус хәрби операция зонасына Татарстан хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм белән үз машинасын җибәрде.
Парламентарийга хәрбиләрнең берсенең гаиләсеннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, Казан төзүчесе Илья Вольфсон инициативасын хуплый.
«Бу – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү ысулы, сүзләр белән генә түгел, ә эш белән дә егетләребезгә алар белән бергә булуыбызны, аларга ярдәм итүебезне җиткерәбез, тизрәк җиңү килүен һәм хәрбиләрнең өйгә кайтуларын телибез», – дип ассызыклады «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры Наил Галиев.
Татарстан хәрбиләренә 66 төрле төнлә күрү өчен оптик приборлар, кораллар, җылы киемнәр, азык-төлек, медикаментлар, палаткалар, йокы капчыклары, генераторлар, гигиена чаралары һ.б. җыелган.
Быел депутат Илья Вольфсон хәрбиләргә шифрлы радио элемтә өчен техника, берничә комплект югары төгәллекле прицеллар һәм махсуслаштырылган оптика, Татарстанга шефлыкка алынган Лисичанск өчен 10 тонна түбә материалы җибәргән инде. Узган көздә депутат катнашында мобилизацияләнүчеләр өчен беренче медицина ярдәме һәм хәрби көрәш курслары, шулай ук танк полигонында палаткалы шәһәрчек һәм эчәргә яраклы су скважинасы белән тәэмин итү эше оештырылды.