Махсус операция зонасындагы хәрбиләр оптик прицеллар һәм автоматлар өчен кронштейннар, өстәмә аккумуляторлары булган рацияләр, тактик аптечкалар һәм йокы капчыклары алачак
Фото: Денис Гордийко
Мондый ярдәм махсус операция зонасына даими җибәрелә. Мәсәлән, апрель аенда Казаннан хәрби хәрәкәтләр зонасына 92 газ баллоны, 15 маскировка челтәре, 17 йокы капчыгы, бензин белән эшли торган алты пычкы, көрәкләр, бензин һәм дизель генераторлары һ.б. юлланган.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Казан мэры тарафыннан махсус операция зонасына сигез автомобиль, 121 рация һәм алар өчен шул ук санда өстәмә аккумуляторлар, 111 оптик прицел, автоматлар өчен 119 кронштейн, 70 тактик аптечка, 49 тепловизор, 31 цифрлы төнге күрү приборы, шулай ук төрле планшетлар, квадрокоптерлар, дронга каршы мылтыклар, бронежилетлар, гидраторлы рюкзаклар җибәрелгән. Моннан тыш, хәрбиләрнең мөрәҗәгатьләре буенча көнкүрештә кирәкле җиһазлар һәм кораллар – бензин белән эшли торган пычкылар, генераторлар, дизель җылыткычлары, газ баллоннары, эретеп ябыштыру аппаратлары, фонарьлар, автомобильләр өчен запас частьләр һәм ремонт комплектлары юллана. Бу эштә кайбер оешмалар һәм предприятиеләр дә ярдәм күрсәтә.
Болардан кала һәр 1,5-2 ай саен Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм белән автоколонналар китә. Йөкнең күп өлешен әлеге шәһәрләрдә җылылык, электр һәм су белән тәэмин итүне торгызу өчен кирәкле төзелеш материаллары тәшкил итә. Шулай ук азык-төлек, көнкүреш химиясе, медикаментлар, канцелярия товарлары һәм көнкүреш әйберләре дә бар. Гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү шәһәр халкы һәм предприятиеләре катнашында «Игелекле Казан» эгидасы астында оештырыла.