Ярышларның гомуми зачетында Россия җыелма командасы икенче урынны алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Татарстанлылар Неапольдә узган Универсиадада 14 медаль яулады. 3-нче июльдән 14-нче июльгә кадәр узган студентлар Уеннарында дөньяның 170 иленнән 8000-гә якын спортчы катнашты.
Татарстан данын Россия җыелма командасы составында республиканың 6 югары уку йортыннан 19 спортчы яклады. 2019 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкилләре активында 14 медаль тупланды: 2 алтын, 4 көмеш һәм 8 бронза, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышларның гомуми зачетында Россия җыелма командасы, алтын медальләр саны буенча гына Япония командасына оттырып, икенче урынны алды. Россия командасы исәбендә 82 бүләк бар, алар арасында 22 алтын, 24 көмеш һәм 36 бронза.