Укучылар 23-нче майдан соң җәйге каникулларга китерләр, дип планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 12-нче майда Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. 1-8-нче сыйныф укучылары уку елын 23-нче майда тәмамлаячак.
9, 10 һәм 11-нче сыйныфларда белем алучы югары сыйныф укучылары өчен уку елы 30-нчы майда тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Бу чыгарылыш имтиханнарына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү зарурлыгы белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, Казан укучылары дистанцион режимда укуга 6-нчы апрельдән, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә күчтеләр.
Сәнгать мәктәпләрендә һәм спорт мәктәпләрендә дәресләр шулай ук онлайн-режимда үткәрелә. Киләсе елга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә кабул итү имтиханнарын дистанцион рәвештә тапшырырга мөмкин булачак.