Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2020, 17:03

Татарстан предприятиеләре ташламалы кредитлау программасы буенча 6,5 меңгә якын кредит алды

Ул киметелгән 2% ставканы күздә тота һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Татарстан предприятиеләре ташламалы кредитлау программасы буенча 6,5 меңгә якын кредит алды. Ул 2%-лы түбән ставканы күздә тоткан һәм мәшгульлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа гамәлдә булган чорда, майдан ноябрьгә кадәр, Татарстан эшмәкәрләре 13,6 млрд сумлык кредит алган.

Ташламалы кредитлау пандемия чорында зыян күргән компанияләргә һәм социаль юнәлешле коммерциягә корылмаган оешмалар өчен каралган. Алынган акчаны эшмәкәр, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга юнәлтергә тиеш булган. Моннан тыш, элек алынган кредитларны ябарга мөмкин иде, шул исәптән, хезмәт өчен түләүгә процентсыз кредит.

Ташламалы кредитлауның төп шарты – мәшгульлекне саклап калу. Шартларны үтәгәндә, оешмаларның кредит буенча соңгы ставкасы 2% тәшкил итте, калганы дәүләт субсидияләде. Программа шартлары буенча кредит буенча процентларны ай саен түләп торуны таләп итмәделәр, алар капитализацияләнде – төп бурычка өстәделәр. Аларны кредит килешүе срогы тәмамланганнан соң, 2021 елның 30-нчы июненә кадәр түләргә кирәк.

Шул ук вакытта 2020 елның 1 июненә штат саны белән чагыштырганда хезмәткәрләрнең кимендә 90%-ын саклаган предприятиеләргә, кредит процентлар белән бергә исәптән чыгарылачак – бөтен сумманы дәүләт түләячәк. Әгәр штатта хезмәткәрләрнең 80%-ы гына калса, кредит алучы ссудаларның яртысын һәм аның буенча процентларны гына кайтарырга тиеш булачак. Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның сентябрь аена бурыч алучы предприятиеләрнең 95%-ы штаттагы хезмәткәрләр санын саклау таләпләрен үти, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар