Фото: Денис Гордийко
Татарстан башкаласында Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль норма буларак инклюзия юнәлеше» форумы кысаларында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен грант конкурсы уздырыла. Катнашу өчен гаризаларны 20 апрельгә кадәр кабул итәләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч проект сайланып алына, һәр проект хуҗасы 100 мең сум грант акчасы белән бүләкләнә.
«Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешма инициативасы буенча игълан ителгән конкурс инклюзия өлкәсендә проектларны хупларга һәм ярдәм итәргә, инвалид кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга юнәлдерелгән.
Грант акчасын оту өчен, гаризаларны проектлар гамәлгә ашыру тәҗрибәсе булган, Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән һәм күрсәтелгән эшчәнлекне алып баручы коммерциячел булмаган оешмалар җибәрергә мөмкин. Конкурсның мөһим таләбе инклюзия мохитен үстерү максаты белән эшләнгән социаль юнәлешле проект булып тора.
Конкурс берничә этапта үтәчәк. Аларга гаризаларны техник яхтан тикшерү, социаль проектларны белгечләр бәяләве һәм проект эшен гавами яклау керә. Йомгаклау этабы 23 апрельдә «Игелекле Казан» форумы мәйданчыгында уза. Җиңүчеләрне чарада катнашучылар ачык сайлауда билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч проект җиңүче дип игълан ителә, һәр проект хуҗасы, үз проектларын гамәлгә ашыра алсын өчен, 100 мең сум грант акчасы белән бүләкләнә.
Гаризаларны 20 апрельгә кадәр кабул итәләр. Катнашу өчен гаризаны һәм проект эшен
dobro@kzn.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Хатның темасына «МИНИ грант Подключай сердце» дип язылырга тиеш. Һәр оешмадан бары тик бер генә гариза килергә мөмкин.
Җиңгән проектларны 2026 елның 30 маеннан 31 августына кадәр гамәлгә ашырырга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, 23–24 апрельдә Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль норма буларак инклюзия юнәлеше: буоычлар һәм карарлар» форумы «Мәскәү» мәдәният үзәгендә
уза . Чара «Игелекле Казан» проектының 10 еллыгына багышлана. Форумга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 250 катнашучы килә.