Республикада бер ел эчендә 9,5 км яр буе территорияләрен чистарттылар һәм 22 мең куб метрдан артык чүп-чар җыйдылар
Фото: Денис Гордийко
«Иң элек, бу әйләнә-тирә мохитне, су объектларын саклауга битараф булмаган һәм уртак акцияләрдә катнашкан һәр татарстанлының казанышы. Бу волонтерлар да, предприятиеләр дә, коммерцияле булмаган сектор да. Беренче урынны яулау аны саклап калуга караганда җиңелрәк. Өч ел рәттән без лидерлыкны саклыйбыз. Иң элек, уртак комплекслы алым ярдәмендә», – дип ассызыклады министр урынбасары.
Экологик чараларның күбесе зур су объектлары ярында үткәрелә. Мәсәлән, быел Рус-Алман Швейцариясендә, Казансу елгасы ярында, үзәк өмә узды. Җыештыруда 154 команда катнашты. Нәтиҗәдә, территориядән 733 капчык чүп-чар чыгарылды. Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, объект аеруча саклаулы территория булуга карамастан, волонтерлар биредә тәгәрмәчләр дә, металллар да, әйләнә-тирә мохит өчен «авыр» чүпләр дә тапкан.
Идел буенда үз чиратында «Үзеңне сакла» бөтенроссия акциясен үткәрделәр. Анда 160 кеше катнашты, алар 100 капчык чүп-чар җыйдылар.
Ел дәвамында акцияләр кечкенә сулыкларда да уздырыла. Мәсәлән, Зөбәрҗәт күлендә 124 команда 368 капчык чүп-чар җыйды.
«Россия суы» акциясе уникаль су объектларын саклау буенча федераль проект кысаларында уза. «Экология» илкүләм проекты кысаларында республика территориясендә пилот, флагман проектларның уңышлы тормышка ашырылуын элегрәк Татарстанга визиты барышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко да билгеләп үтте.
Татарстанлылар шулай ук «БумБатл» макулатурасын җыю буенча бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Республика илнең иң актив биш төбәге арасына керде. Акция бер айдан артык барды, һәм әлеге вакыт эчендә Татарстанда 185 тонна калдык җыелды. Ә ТР башкаласының сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан парковкада казанлылар бер тонна макулатураны эшкәртүгә тапшырдылар. Акциядә катнашучыларны шәһәр театрларына бушлай билетлар белән бүләкләделәр.
«Шунысын да билгеләп үтәргә телим, бездә һәрвакыт чараны файдалы итеп үткәрү бурычы тора: чыннан да җыештыру кирәк булган урынны сайларга. Урыннарның азрак булуы куанычлы, әмма алда әле эшлисе эшләр җитәрлек», – дип билгеләп үтте Егор Тарнавский.