Мәскәү – 65 нче урында
Фото: Денис Гордийко
HeadHunter сервисы аналитиклары беренче чиратта эш урыннары өчен конкуренция күрсәткечләрен, тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакы һәм яшәү минимумы нисбәтен, эш эзләүчеләрнең күченергә әзер булуын һәм эшсезлек дәрәҗәсен бәяләгән.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстанда бер актив вакансиягә 3,3 резюме туры килә. Гомумән ил буенча алганда, бу түбән күрсәткеч. Эш эзләүчеләргә тәкъдим ителә торган хезмәт хакы медианасы 59,6 мең сумны тәшкил итә – төбәктәге яшәү минимумы күләменнән дүрт тапкыр артык. Моннан тыш, эш эзләүче республика халкының 79% ы РФнең башка субъектларына күченергә риза булмавын белдергән.
Рейтингның беренче өчлегенә шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы һәм Рязань өлкәсе кергән. Мәскәү, эш урыннарына югары конкуренция булу сәбәпле, 65 нче урында гына, Санкт-Петербург – 12 нче юлда.