Түштамгаларны сатудан кергән барлык акчалар да ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Татарстан «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар кызыл канәфер чәчәге рәвешендә түштамга ала алачак. Түштамгаларны сатудан кергән барлык акчалар да ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.
Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә быел «Кызыл канәфер» акциясе озаграк дәвам итәчәк. Түштамгаларны популяр сәүдә челтәрләре кибетләрендә һәм «Россия почтасы» бүлекләрендә онлайн рәвештә сатып алырга мөмкин.
Шулай ук волонтерлар түштамгаларны җәмәгать урыннарында һәм Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда таратачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.