Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2019, 12:54

Татарстан һәм Coca-Colа каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм туплау культурасын үстерү турында килешүгә кул куйдылар

Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Ружевич кул куйды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Алинә Бережная). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия генераль директоры Александр Ружевич каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю һәм туплау мәдәниятен үстерү өлкәсендә ниятләр турында килешүгә кул куйдылар. Имзалау тантанасы «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 төп ярышлар мәйданчыгында узды.

Документ нигезендә Казанда Coca-Cola «Калдыкларсыз дөнья» глобаль стратегиясе кысаларында Zero Waste City концепциясе кулланылачак. ТР башкаласы илдә әлеге концепция кертеләчәк беренче шәһәр булачак.

Проект Coca-Cola продукциясеннән кулланудан калган полимер төргәкләре калдыкларының 100% эквивалентын җыюны һәм эшкәртүне тәэмин итә торган агарту һәм инфраструктура чишелешләре циклыннан торачак. Концепция кысаларында мастер-класслар, лекцияләр һәм башка мәгълүмати чаралар үткәрү күздә тотыла.

Проектны тормышка ашыруда беренче адымнар булып, Казанның кеше күпләп йөри торган җәмәгать урыннарында чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен яңа контейнерлар урнаштыру булачак. Аларны шәһәр паркларында һәм скверларында урнаштыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, бер ел элек Казанда коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю буенча сынау проекты старт алды: беренче этапта Авиатөзелеш районының 109 контейнер мәйданчыгы эшкәртелә һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен 428 контейнер белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, каты коммуналь калдыкларны чүплеккә чыгару күләмен 30-35%-ка киметүгә ирешелде. Бүген чүп җыю өчен дуаль контейнерлар белән торак фондның 64%-ы җиһазландырылган, каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю Казанның барлык районнарында оештырылган.

Документка кул куюда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Казанның Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов катнашты.

Барлык яңалыклар