Казанлылар Yummy Music лейблы артистлары иҗаты белән якыннанрак таныша алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Горки-Әмәт урманындагы татар яшьләре концертын салкыннар аркасында 6-нчы гыйнварга күчерделәр.
Казанлылар татар поп-музыкасының яңа дулкыны вәкилләре һәм Yummy Music лейблы артистларының иҗаты белән якыннанрак таныша алачак. Сәхнәдә кунакларны «Оммаж» һәм Noor төркемнәре, шулай ук музыкантлар Илгиз Шәйхразиев, Fauzia һәм Said Olur чыгышлары көтә.
Концерт паркның төп сәхнәсендә 18:00 сәгатьтә башлана. Башта ул 5-нче гыйнварда булырга тиеш иде, ләкин һава шартлары аркасында оештыручылар аны күчерергә карар кылды.