В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лидерлар өчлегендә шулай ук Тула прәннеге һәм Мәскәү конфеты да бар
Фото: Марат Мөгыйнов
Сәяхәтчеләрнең яраткан тәм-томнары исемлегендә икенче урында – Тула прәннеге (8,87%). Лидерлар өчлеген Мәскәү конфеты (6,9%) яба.
Сораштыруда катнашучылар шулай ук Калининград марципанын (6,87%), чурчхела һәм рахат-лукумны (6,6%), ылыслы агачлар күркәләреннән кайнатманы (6,57%), Коломна кагын (6,17%), Петербург конфетларын (6,13%), кедр чикләвегеннән тәм-томнарны (4,63%) һәм шоколадка манылган җиләк-җимешләрне (4,6%) билгеләп үткәннәр.