Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2021, 19:03

Tat Cult Fest Казан Кремлендә узды

Фестивальдә катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин сәламләде.

Фото: president.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казан Кремлендә Tat Cult Fest – 2021 заманча татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булды. Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

Яңа татар мәдәнияте фестивале Кол Шәриф мәчете территориясендә узды һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Бәйрәм программасында – аудиовизуаль перформанслар, треклар яздыру, лекцияләр һәм музыкаль джем. Tat Cult Fest уздыруга Россиянең һәм дөньяның 11 шәһәреннән музыкантлар, медиарәссамнар, график дизайнерлар, хореографлар һәм галимнәр кушылды. Традиция буенча сәнгатьнең берничә юнәлеше тәкъдим ителде: музыка, перформанс, медиаарт һәм әдәбият.

Фестивальнең зур сәхнәсендә татар инди-сәхнәсенең һәм альтернатив музыканың иң яхшы вәкилләре чыгыш ясады, ә аларга махсус кунаклар – Зуля Камалова, Инна Желанная, Tesla Boy, Сергей Курехин һәм «Аквариум» белән эшләүче музыкантлар ярдәм итте.

Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар Tat Cult Fest локацияләре белән танышты, яшь татар дизайнерларының кием-салым һәм аксессуарлар күргәзмәсендә булды. Шулай ук республика башлыгы яңартылган бинада беренче тапкыр оештырылган фестивальнең мультимедиа зонасын карады.

Фестиваль мәйданчыгын Рөстәм Миңнеханов «Урал» мотоциклында ташлап, «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотоузышында катнашучы байкерлар колоннасын җитәкләп китте. Мотоциклчылар Кремль урамындагы колоннага тезелеп басты, Спас манарасы янында аларга Рөстәм Миңнеханов кушылды, шуннан соң байкерлар «Казан» халыкара ат-спорт комплексына юнәлде. Мотоузышта Россиядән һәм чит илләрдән 600-дән артык байкер катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Татарстан Президенты һәм Казан Мэры Tat Cult Fest фестивале мәйданчыгында булдылар
Барлык яңалыклар