Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2019, 15:30

Казанның бию коллективлары Folk of Dance телепроектында катнаша алачак

Җиңүчеләр дөньяның иң көчле хореографлары куячак дөньякүләм тамашага кушылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казанның бию коллективлары Folk of Dance проектына кушылырга чакыралар. Проектның һәр катнашучысы ЮНЕСКО бию буенча Халыкара совет әгъзасы титулын алачак, ә дөньяның иң көчле хореографлары куячак дөньякүләм тамашага кушылачак.

Folk of Dance проекты кысаларында дөньяның 25 иленнән катнашучылар иң яхшы бию коллективы исеме өчен көрәшәчәкләр. Проект ике номинация буенча уздырылачак: халык биюе һәм халык стильләштерүе. Проектның төп этабында һәр яшь категориясе буенча 100 хореография коллективы катнашачак, ул 7 яшьтән 30 яшькәчә биючеләрне үз эченә ала. Алар арасында һәр яшь һәм квалификация категориясендә Россия, АКШ, Бөекбритания һәм Ирландиянең иң көчле хореографлары белән дөньякүләм тамаша куюда катнашу өчен бер җиңүчене билгеләячәкләр.

Folk of Dance телевизион проекты теләсә кайсы халыкның хореографик культурасы аерым дәүләт өчен генә түгел, ә гомумән дөнья өчен дә әһәмиятле булуын, ә бу юнәлештә эшләүче профессионаллар универсаль методикаларга һәм башкару осталыгына ия булырга мөмкин икәнлеген күрсәтә.

Сайлап алу туры татарстанлылар өчен Әлмәттә 26-29 апрельдә узачак. Моннан тыш, сайлап алу турлары шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Грозный шәһәрләрендә узачак. Катнашучыларның яше 7 яшьтән 30 яшькә кадәр булырга мөмкин. Сайлап алу турларында коллективлар гомуми озынлыгы 8 минуттан артмаган ике хореография номерын тәкъдим итәргә тиеш.

Проектның ярымфиналы һәм финалы 2020 елның 2-5 февралендә Мәскәүдә "ГлавКино" ино комплексы һәм "Известия Холл" концерт залы мәйданчыгында Россия, Европа һәм БДБ илләре халык биюләренең әйдәп баручы дәүләт академия ансамбльләре сәнгать җитәкчеләре һәм баш балетмейстерлары катнашында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Рәсми сайтта тулырак мәгълүмат белергә, проект турындагы нигезләмәне өйрәнергә, шулай ук гариза тутырырга мөмкин.

Барлык яңалыклар