Хәрби техника колоннасы Казан танк училищесыннан башланып китте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Алинә Бережная). Бүген Казанда хәрби тарихи техниканың бәйрәм йөреше узды. Җиде машинадан торган автоколонна Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга тукталды, йөреш катнашучылары аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.
Хәрби техника колоннасы Казан танк училищесыннан башланып китте. Йөреш Оренбург тракты, Павлюхин, Вишневский урамнары, Әмирхан, Чуйков, Восстание проспекты, Горький шоссесы, Болотников, Вахитов, Кремль дамбасы, Сул як Болак урамнары аша ясалган маршрут буенча узды, аннары техника яңадан Павлюхин урамы, Оренбург тракты буйлап үтте һәм танк училищесы янында финишка килде. Бәйрәм колоннасы «Җиңү көне» җыры астында хәрәкәт итте.
Автоколоннаны «Колхозник Татарии» дип исемләнгән Т-34 җитәкләде. Легендар танк сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре акчасына җыела һәм быел Казан танк училищесы курсантлары көче белән торгызыла. Шулай ук автоколонна составында танылган «Катюша» танкы, пушка макеты булган ЗИС автомобильләре, ЗИС-5 йөк машиналары, БА-20 бронеавтомобиле, пушка макеты белән ГАЗ-67 булды.
Хәрби техника белән Казан танк училищесы курсантлары һәм «Авторетроклуб-21» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары идарә итте. «Бүген мин ГАЗ-67 руле артында утырам һәм моннан бик шатланамын, көн саен мондый мөмкинлек булмый, - дип сөйләде клубта катнашучы Искәндәр Хәбибуллин. - Әлеге машина белән идарә итү авыр, аның билгеле бер характеристикалары бар. Машина ачык - кыш көне анда салкын, ә җәй көне эссе, сугыш вакытында анда ничек йөргәннәрен күз алдына китерү дә куркыныч».
Автоколонна хәрәкәт дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортлар янына тукталды. Шулай итеп, хәрәкәт катнашучылары Павлюхин урамындагы бер йортта яшәүче 93 яшьлек Илларион Федорович Ляпустинны котладылар. 1943 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Совет Армиясе сафларына алына, артиллерист Румыниядә немец гаскәрләрен тар-мар итүдә катнаша.
«Илларион Федорович, ныклыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен, үлемсез батырлыгыгыз һәм тормышка ихтыярыгыз өчен сезнең алда баш иябез», - дип мөрәҗәгать иттеләр ветеранга танк училищесы курсантлары. Аннары училищеның җыелма хоры ветеран тәрәзәләре төбендә сугыш еллары җырлары белән зур булмаган концерт оештырды. Балконны күзәтеп торган Илларион Федорович өчен мондый котлау көтелмәгән булды, ветеран күз яшьләрен тыя алмады. «75 ел эчендә мине беренче тапкыр шулай котлыйлар - тәрәзә төбендә хәрби парад, кемгә әйтсәң дә - ышанмаячаклар, димәк, безне хәтерлиләр, хөрмәт итәләр», - диде И.Ляпустин.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә бөтен ил Җиңү көнен билгеләп үтә. Татарстанда онлайн режимда 400-ләп төрле акция һәм чара узачак. Республика халкы һәм аның башкаласында яшәүчеләр, өйдән чыкмыйча гына, 9-нчы Май бәйрәмендә катнаша алачак.