Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.09.2023, 14:10

Талия Хәбриева «Технологик үсеш турында» закон проекты хакында: «Барлык юристлар өчен дә гаять зур чакыру»

Документ 2030 елга кадәр Технологик үсеш концепциясенең дәвамы булачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь, Диана Жиленкова). «Технологик үсеш турында» закон проекты юридик җәмәгатьчелек өчен зур чакыру булачак. Казан халыкара юридик форумы барышында мондый фикерне РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева белдерде.

Аның сүзләренчә, закон проектын җомга көнне керткәннәр. Ул 2030 елга кадәр быел май аенда расланган Технологик үсеш концепциясенең дәвамы булачак. Шул ук вакытта законнарда яңа технологияләр белән бәйле фрагментар үзгәрешләр була – бу цифрлы активлар һәм хокуклар, электрон корпоратив җыен һ.б.

Талия Хәбриева билгеләп үткәнчә, яңа документ технологияләр ничек төзеләчәген һәм алардан ничек файдаланачагын билгеләячәк. Шул ук вакытта төп чакыру булып законның гамәлдәге хокукый идарәнең тамырдан үзгәрмичә эшли башлавы тора.

«Әлеге закон – барлык юристлар, закон чыгаручылар һәм судлар өчен аеруча зур, гаять зур чакыру. Идея бик яхшы. Бәлки, ул технологияне булдырудан алып аны гамәлгә кертү продуктын алуга кадәр юлны кыскартырлык итеп эшли алыр. Моңа кадәр без һәрберсенең төрле социаль һәм технологик эффектлары булса да, һәр технологияне көйләячәкбезме, әллә барысы турында да сөйләшәчәкбезме дигән сорау туган иде. Июньдә беренче укылышта кабул ителгән закон күп яктан төрле илләр өчен үрнәк булып тора һәм барысын да көйләргә кирәк булуыннан чыгып эш итә. «Технологик үсеш турында»гы закон да шуны ук тәкъдим итә», - дип аңлатты Талия Хәбриева.

Ул узган атнада РФ Цифрлар министрлыгында цифрлы кодекс концепциясен тәкъдим итүен өстәде. Бу да бик зур чакыру булачак һәм масштаблы эшкә китерәчәк.

II Казан халыкара юридик форумы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза һәм иртәгә тәмамланачак. Вакыйга 600 дән артык кешене берләштерде. Алар арасында хакимият органнары, юридик, педагогик һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, 10 илдән һәм 30 дан артык шәһәрдән (Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәр бар.

Анда РФ юстиция министры Константин Чуйченко, Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников, Федераль нотариаль палата президенты Константин Корсик, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнаша.

Фоторепортаж
ТР башкаласында II Казан халыкара юридик форумы башланды
Видеорепортаж
28.09.2023 13:57
ТР башкаласында II Казан халыкара юридик форумы башланды
Барлык яңалыклар