В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада ТР башкаласында 239 малай һәм 204 кыз туган
Фото: Денис Гордийко
Яңа туган балаларга Әмир, Тимур, Савелий, Арсений, Арина, Кира, Азалия һәм Ева исемнәрен аеруча яратып кушканнар. Степан, Замир, Илья, Зиннур, Агния, Талия, Рушана һәм Әнисә кебек сирәк исемнәр дә кушылган.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 342 пар өйләнешкән, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе. Исегезгә төшерәбез, узган атнада яшь пар Евгений һәм Александра Романовлар быел Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә никахларын теркәгән өч меңенче пар булды. Алар алты ел элек «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында танышкан булган һәм инде бишенче ел бергә яшиләр икән.