Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2024, 14:47

Татарстанның муниципаль учреждениеләрендә Яңа ел чараларында 800 меңнән артык кеше катнашты

Узган каникулларда республикага 170 мең турист килгән – бу узган ел күрсәткечләреннән 5% ка күбрәк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар, Диләрә Гафурова). Татарстанның муниципаль учреждениеләрендә Яңа ел чараларында 800 меңнән артык кеше катнашты. 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр республика халкы һәм кунаклары өчен 6,5 меңнән артык чара оештырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Узган каникулларда төбәккә 170 мең турист килгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 5% ка күбрәк. Татарстанга Россиянең барлык төбәкләреннән дә диярлек яшәүчеләр килгән: иң күп туристлар Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан булган. «Күргәнегезчә, М12 трассасы популяр. Кунаклар республикадан канәгать, аларга Казанның Яңа ел рухы һәм инфраструктурасы бик ошый. Кунакчыллыкның яхшы дәрәҗәсен һәм татар ашларын аеруча билгеләп үтәләр», – диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Ул Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан кунакханәләре һәм отельләре – 75% ка, ә бәйрәм даталарында 100% ка тулы булуын җиткерде.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, Казан халкы һәм кунаклары өчен бай чаралар программасы оештырылган. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы катнашучылар саны буенча лидер булган – бәйрәм чаралары 195 меңнән артык кешене колачлаган. «Спас манарасы могҗизалары» квесты, «Кремль саклаучысы сере» театральләштерелгән тамашасы, «Яңа ел могҗизасы» перформансы, «Кыш бабайның төше» гаилә спектаклен күрсәтү, татар эстрадасы артистлары чыгышлары һ.б. иң популяр активлыклар булган.

Шулай ук цирк (аны 86 мең кеше караган), «Әкият» курчак театры (тамашаларны 30 меңгә якын тамашачы караган), Яшь тамашачы театры (аның спектакльләре 12 меңнән артык тамашачыны колачлаган), шулай ук ТР Милли музее һәм аның филиаллары экспозицияләре 9 меңгә якын шәһәр кешесенең һәм туристның игътибарын җәлеп иткән. Һәрбер мәйданчык максатчан төркемнәр белән эшләгән.

«Әкият» курчак театрында артистлар 117 спектакль уйнады. Аларны 30 меңгә якын тамашачы караган, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 1061 бала. Яшь тамашачы театрында 82 чара узды, аларда 12 мең 935 кеше булды, шуларның 274 е – инвалид балалар, тагын 526 сы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары», – диде Ирада Әюпова. Яңа ел тамашалары шулай ук Лисичанскида узды.

Республика халкы вакыйгаларның иң яхшысын сайлый һәм аның өчен ТР Мәдәният министрлыгының Telegram-каналында тавыш бирә ала. Сораштыру узган кулланучылар арасында төбәкнең теләсә кайсы мәдәният учреждениесенә билетлар уйнатылачак. Уен нәтиҗәләре 13 нче гыйнварда билгеле булачак.

Барлык яңалыклар