В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 702 тапкыр чакыртканнар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Узган атнада, 1-нче февральдән 7-нче февральгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7421 чакыру үтәде, шул исәптән 984 чакыру җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 6664, төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Шуларның 182 чыгу сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең бозылуы, ә 72 чыгуга көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 55 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 702 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 27 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 22 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 8 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, 14 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын урыннарына үтәде, аларда бер кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.