В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нәтиҗәләр 18 декабрьгә кадәр билгеле булачак
Бүген Казанның 6 меңнән артык укучысы бердәм дәүләт имтиханына юллама алу өчен йомгаклау иншасы язды. Нәтиҗәләрне укучыларга 18 декабрьдән дә соңга калмыйча игълан итәчәкләр.
Унберенче сыйныф укучыларына биремне үтәүгә 3 сәгать 55 минут вакыт бирелде. Бу вакыт дәвамында булачак чыгарылыш укучыларына үз әсәрләре темасын ачарга кирәк иде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучыларга аларның сәламәтлеген исәпкә алган шартлар тудырдылар, шулай ук инша язуга бирелгән вакытны сәгать ярымга арттырдылар.
БДИга юллама алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары биремне уңышлы үтәргә тиеш. «незачет» яки аңлашылмаучанлык очрагында укучылар 1 февральда һәм 2 апрельда яңадан эшен язарга мөмкин.
Имтихан вакытында тәртип артыннан барлык мәктәпләрдә аккредитация узган иҗтимагый күзәтүчеләр – ата-аналар һәм укытучылар күзәтте, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.