В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча күрсәткечләр, узган ел белән чагыштырганда, 6,7% ка арткан
Фото: Денис Гордийко
Белгечләр кешеләрдән алынган 1004 талпанны тикшергән. Шуларның 173 е – 17% ы иксодлы талпан боррелиозы йоктыручы.
Тышкы мохит объектларыннан табиблар 25 талпанны тикшергән. Шулар арасында иксодлы талпан боррелиозы китереп чыгаручы – дүрт талпан (16%), ә талпан вируслы энцефалиты китереп чыгаручы бер талпан (0,1%) ачыкланган. Талпан инфекцияләре белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстанда паркларны, скверларны һәм халык күпләп ял итә торган урыннарны – барлыгы 2650 га мәйданны акарицидлар белән эшкәртү планлаштырыла. Бүгенге көндә 1849,4 га эшкәртелгән, бу планның 69,8% ы дигән сүз. Шуларның 497 гектары (82%) – шәһәр яны лагерьлары. Эшләр талпан активлыгы чорында үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча һәм яхшы һава торышы вакытында оештырылган. 1071 га мәйданда нәтиҗәлелек контроле үткәрелгән, талпаннар ачыкланмаган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә искәртүләренчә, талпан вируслы энцефалиты буенча Татарстанның 30 районы һәм шәһәре, шул исәптән Казан, ә иксодлы талпан боррелиозы буенча тулаем республика эндемик территория булып санала.
Талпан тешләгән очракта, квалификацияле медицина ярдәме алу өчен, үзәк район хастаханәсенә яки территориаль поликлиникага мөрәҗәгать итү зарур. Мондый мөмкинлек булмаганда, куркынычсызлык чараларын үтәп, талпанны мөстәкыйль рәвештә тартып чыгарырга, тешләгән урынны 5% лы йод эремәсе, 70% лы спирт һ.б. белән дезинфекцияләргә, кулларны сабын белән юарга, алынган талпанны тыгыз ябыла торган савытка салып куярга кирәк.
Шуннан соң талпанны ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә яки медицина оешмаларының ПЦР-лабораторияләрендә тикшерү мөһим. Соңгыларының моның белән шөгыльләнү өчен махсус бәяләмәсе булырга тиеш.
Талпаннарны лабораториядә тикшерү өч тәүлектән дә соңга калмыйча үткәрелсә яхшы. Аның нәтиҗәләре буенча табиб дәвалау билгеләү турында карар кабул итә. Әгәр бөҗәкне тикшерү мөмкин булмаса, талпанга каршы иммуноглобулин кулланып, ашыгыч профилактика чаралары гамәлгә ашырыла.