В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тестны барлыгы 14,5 млн россияле узган
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Татарстан «Бердәм Россия» партиясеннән РФ Конституциясен белү конкурсында иң актив катнашкан 10 төбәк исемлегенә керде. Республикадан 384 614 кеше катнашкан. Якын арада биремне барысыннан да тизрәк үтәгән республикадан йөз җиңүче кыйммәтле бүләкләр һәм призлар алачак.
Абсолют җиңүче УАЗ машинасын отачак. Бүләк ил буенча сорауларга иң тиз җавап биргән кешегә биреләчәк.
Конкурста барлыгы 14,5 млн россияле көч сынашты. Мәскәү өлкәсендә – 900 меңгә якын кеше, Краснодар краенда – 800 мең, Свердловск өлкәсендә – ярты миллионнан артык, ә Ростов һәм Чиләбе өлкәләрендә 500 меңнән азрак кеше үз белемнәрен тикшергән.
«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстан, Пермь һәм Ставрополь крае, Санкт-Петербург та топ-10 регионнар исемлегенә кергән.
18 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша алган. Конкурсантларга конституция нигезләре турында очраклы 10 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә. Һәрбер тест эшләүчегә бер генә мөмкинлек бирелгән. Конкурс РФ Конституциясенең 30 еллыгына багышлана.