В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
КФУ акциясе Россиянең 75 төбәгендә, шулай ук Аргентина, Куба, Эквадор, Таиланд, Бөекбритания, Казахстан, Беларусь һәм башка илләрдә белем алучыларны берләштерде.
Фото: АМарат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Казан федераль университеты оештырган Инглиз теле буенча VII бөтенроссия диктантын 32 меңнән артык кеше язган. Ул бер үк вакытта 500 дән артык югары, урта һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмаларында узган.
Агарту акциясе катнаш форматта (офлайн һәм дистанцион) булды. Ул Россиянең 75 төбәгендә, шулай ук Аргентина, Куба, Эквадор, Таиланд, Бөекбритания, Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстанда белем алучыларны берләштерде.
Инглиз теле буенча диктан 417 сүздән (16 җөмләдән) торган һәм 40 минут дәвам иткән. Текст интернет үсешенә, цифрлы технологияләргә һәм тормышның төрле өлкәләренә инновацияләр кертүгә багышланган булган. Авторлык текстын КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары төзегән.
Елдан-ел диктант язучылар телне яхшы белү дәрәҗәсен күрсәтә, әмма тикшерү комиссияләре күбрәк пунктуация хаталары җибәрелүен билгеләп үтә, бу укудагы билгеле бер кимчелекләрне күрсәтә. Кайбер белем бирү оешмаларында пунктуацияне җентекләп өйрәнү белән бәйле бүлекләрне кертүгә кагылышлы уку планнарына төзәтмәләр кертелде инде.
Диктант нәтиҗәләре 21 нче декабрьдән соң билгеле булачак, аларны КФУ сайтында бастырачаклар. Җиңүчеләрне һәм призерларны электрон дипломнар белән билгеләп үтәчәкләр, калганнар катнашу турында электрон сертификат алачак, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.