22—25 августта Казанда узган брейкинг һәм урам сәнгате буенча COMBOnation халыкара турнирына 3,5 меңнән артык кунак килгән. Тагын 1,5 мең кеше бию ярышларында катнашты.
ТР башкаласына җиде ил вәкилләре килде: Кытай, Көньяк Корея, Болгария, Франция, Япония, Белоруссия һәм Казахстан. Чарада шулай ук Россиянең 97 шәһәрендә яшәүчеләр дә катнашты.
Турнир шәһәрнең берьюлы берничә мәйданчыгында, шул исәптән «УРАМ» экстрим-паркында, Алафузов фабрикасында һәм «Ак Барс» көрәш сараенда җәелдерелде. Беренче урында чакырылган рәссам Георгий Куринов (GOOZE) Шәһәр һәм Республика көненә багышланган зур мурал ясады. Рәсемдә барс белән кунакларны чәй белән сыйлаучы зилант бар. Граффитины Кремль яр буе ягыннан күрергә була.
Брейкинг буенча турнирда Казанда яшәүче Нәҗип Миңнекәев кергән REAL CREW BATTLE 5x5 командасы җиңде. Коллектив белән бергә киләсе елның июнендә ул BLOCK PARTY халыкара проектында катнашу өчен Франциягә китәчәк.
Турнир ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә уздырыла.