Татарстанда республика халкына һәм социаль учреждениеләргә гошер сәдакасы җыю кампаниясе йомгаклары буенча бер мең тоннага якын азык-төлек тапшырылган.
Фото: Денис Гордийко
Аз керемле кешеләргә ярдәм йөзеннән республика халкы мәчеткә яшелчәләр (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, ташкабак, суган, кабак һәм башкалар), бал һәм бөртекле культуралар алып килде. Азык-төлек хәйрия оешмаларына («Зәкят» фонды һәм аның каршындагы реабилитация үзәге), социаль учреждениеләргә (район картлар, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсә, мәктәп һәм балалар бакчалары, Коръән хафизларын әзерләү үзәге һәм башкалар), шулай ук урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә турыдан-туры юнәлтелгән. «Зәкят» хәйрия фонды 1200 аз керемле Казан гаиләсен азык-төлек белән тәэмин иткән, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 26-нчы сентябрьдә Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде. Гошер – сәдаканың аерым төре, мөселман кешесе мохтаҗларга сезон эчендә үстереп җыеп алган уңышның уннан бер өлешен бирә. Татарстанлыларның актив катнашуы нәтиҗәсендә 2017 елда республика мөхтәсибәтләренә 160 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш тапшырылды, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна.