Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2024, 09:30

Узган тәүлектә Казанда 100 дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

425 машина йөртүче һәм 37 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган

Казанда узган тәүлектә 103 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган ике кеше зыян күргән.

Мәсәлән, 16:40 та Казан – Оренбург трассасында 23 яшьлек машина йөртүче иминле дистанцияне сайламаган һәм шул ук юнәлештә алдан барган велосипедчыны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 52 яшьлек ир-атны җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Икенче 43 яшьлек машина йөртүче 16:00 сәгатьтә Троицкий урманы урамындагы 30д номерлы йорт каршында иминле дистанцияне сайламаган һәм бер машина белән бәрелешкән. Шул машинадагы 24 яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр һәм, медицина ярдәме күрсәтеп, кайтарып җибәргәннәр.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 425 машина йөртүче һәм 37 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 46 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, 15 кеше җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын сигез кеше балаларны йөртү таләпләрен үтәмәгән. Биш автомобильче исерек хәлендә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарлаган.
Барлык яңалыклар