В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә COVID-19га каршы прививканы 10,5 мең кеше ясаткан.
Фото: Автор фотографии
Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 242 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-се – читтән кергән, калганнары – элемтә аша. 82 кеше хастаханәгә салынган, 160 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 117 Казан кешесе, 34 кеше – Яр Чаллыдан, 12 кеше – Түбән Кама районыннан, 11 кеше – Чистай районыннан, 10 кеше – Спас районыннан, 9 кеше – Норлат районыннан, сигезәр кеше – Әлмәт, Буа һәм Алабуга районнарыннан, дүртәр кеше – Биектау һәм Лаеш районнарыннан, икешәр кеше – Азнакай, Алексеевск, Әлки, Кама Тамагы, Мөслим, Тәтеш, Тукай районнарыннан, берәр кеше – Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарыннан.
30-нчы ноябрьгә Татарстанда 38 мең 53 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 31 мең 454 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 306 – узган тәүлектә. Барлыгы 2 млн 31 мең 392 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 10 мең 530 кеше), шулардан 1 млн 549 мең 548 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 32 мең 648 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә 9 млн 636 мең 881 кеше авырган, 8 млн 329 мең 253 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.